Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Сындырмыйча сабыр канатларын,үтик әле гомер көзенә"

"Сындырмыйча сабыр канатларын,үтик әле гомер көзенә"-китап күргәзмәсенә күзәтү уздырылды.Гаилә-тормыш нигезе.Аның бәхете борынгы гореф- гадәтләрне саклауда,яңаларын булдыра белүдә,көндәлек тормыш ыгы-зыгыларында үзара мөнәсәбәтләрнең матурлыгында һәм әлбәттә инде китап уку дигән затлы шөгелне балаларыңа ,оныкларыңа тапшыра белүдәдер мөгаен.Гаиләләре белән китап укырга яраткан,китапны гомерлек юлдашлары иткән ,китапханәнең актив укучылары булган гаиләләргә багышлап ясалган иде күргәзмәбез.