Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Сөйкемле Шүрәле"

Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык һ.б. - Г.Тукай әсәрләрендәге бу әкият геройларын белмәүче бала юктыр, мөгаен. Хәер, балалар гына түгел, без, олылар да бу геройларны яратабыз, аларның барлыгына да ышанабыз кайчак. Шуңадыр да менә инде тугыз ел рәттән үткәрелә торган «Сөйкемле Шүрәле» Бөтенроссия балалар иҗат эшләре бәйгесендә быел да үзләренең эшләрен тәкъдим итүчеләр бик күп булган. Без дә китап укучым белән бергәләп элеге конкурста "Кул эшләре,гобелен,войлоктан эшләнмәләр" номинациясендә ,Г.Тукайның "Шаян песи" шигыреннән буенча войлоктан ясалган песи белән катнаштык һәм җиңү яуладык. Бәйгенең җиңүчеләрен тантаналы рәвештә бүләкләү чарасы быел үзебезнең районның Яңа Кырлай авылында Г.Тукайның әдәби-мемориал комплексында узды.Финалга чыгучылар өчен махсус мәдәни-программа әзерләнгән иде:Г.Тукай музеена сәяхәт,күргәзмәне ачу тантанасы,мастер классларда катнашу.Әлеге чара төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү белән тәмамланды.II дәрәҗә лауреат Дипломы белән безнең китапханә укучысы Язгөл Фазлыева(җитәкчесе Хамзина Венера Нотфулловна) бүләкләнде.