Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Балаларга сугыш турында укыйбыз"

4 май көнне,Халыкара акция кысаларында"Балаларга сугыш турында укыйбыз" дип аталган әдәби уку узды.Балаларга сугыш чорын яктырткан әдәби әсәрләр тәкъдим ителде һәм аларны кычкырып уку оештырылды.

 Яшь буында патриотизм хисен уятуда әлеге акция зур урын алып тора.Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләр китап укучы өчен тәрбияви яктан әһәмиятле.

Бөек Ватан сугышы чоры әдәбиятының үзенчәлекләре: яшәү һәм үлем, ирек һәм коллык, батырлык һәм куркаклык, фидакарьлек һәм хыянәт төшенчәләре арасына кеше җаны, аның рухы куела. Сугыш тыныч кына яши торган кешеләрне шушы сыйфатларның икедән берсен сайларга мәҗбүр итә. Әдәбиятка шул чорның герое- совет кешесе, совет солдаты образы килә.Ул бик күп әсәрләр өчен уртак образ, бер үк сыйфатларга ия булган кеше.

Патриотизмның иң матур үрнәкләрен биргән Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Габдрахман Әпсәләмов әсәрләреннән өзекләр укылды.