Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Онытмыйк Җиңү батырларын,алар өчен үлем юк җирдә"

26-апрель көнне,Иске Кырлай авылы китапханәсе,мәдәният йорты белән берлектә, Лесхоз мәдәният йортында "Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә" исеме астында узган фестиваль-конкурсның зона турында катнашты.Бәйгедә катнашучылар җыр,бию,нәфис сүз,театр сәнгате буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.Нәфис сүз номинациясендә китапханәнең өлкән укучысы Нурания апа Юнысова Ф.Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" шигыре,"Ак калфак" фольклор коллективы -"Кайтмый калсам көтәрсеңме?" өзеге өчен ,дипломнар белән бүләкләнде.