Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Каеннарга аклык булып иңгән-Тукай күңеленең аклыгы"

26 апрель көнне Г.Тукайның 132-ел тууына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырылды.Яраткан шагыйребез бөек затлар исәбенә керә,шуңа күрә аның дөняясын ачып бетерү мөмкин түгел.Ә бәһаләү кысаларына сыймас әдәби мирасның яңадан-яңа якларын аерымлап күрсәтүгә,кабатланмас серле хәзинәнең яшерен кыйммәтләрен бөртекләп барлауга ихтыяҗ һәрвакыт зур.Кичә менә шул максаттан чыгып үткәрелде.