Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Кулында китап булганның-башында гыйлем булыр"

2 апрель көнне,халыкара балалар китабы көне уңаеннан,китапханәбездә ,"Кулында китап булганның-башында гыйлем булыр"- дип аталган балалар иртәсе уздырылды. “Принцесса на горошине”, “Снежная королева”, “Дюймовочка”, “Гадкий утенок”, “Дикие лебеди”... Менә инде берничә буын Даниянең бөек язучысы Ганс Христиан Андерсенның тылсымлы әкиятләрен укып үсә. ... 1967 елдан бәйрәм ителүче халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде. Беренче балалар китабы 1477 елда, китап басу станогы барлыкка килгәч, инглиз телендә чыга. 1658 елда Чехия педагогы Ян Коменский балалар өчен беренче тапкыр рәсемнәр белән бизәлгән китап бастыра.Китап укучыларга әлеге мәгълүматлар җиткерелде һәм китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.