Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Туган тел ул- безгә әмәнәт..."

22 февраль көнне "Туган тел ул- безгә әмәнәт..." дип аталган балалар иртәсе уздырылды.“Кечкенәдән җырлар сөймәкемнән миндә туган телебезне сөю туды. Әгәр миңа җырлар ярдәм итмәсә...туган телебезне сөймәк кеби олы бер нигъмәткә малик була алыр идемме? Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел!”-дип язды бөек язучыбыз Г.Тукай.

  Нинди генә сүз әйтеп,кемнедер үзеңнең оста фикерләрең белән гаҗәпләндерим дисәң,сөекле Тукаебыз аны инде күп еллар элек язып калдырганлыгын аңлыйсың.Кайдадыр ,ана карыныннан ,бишек җырларыннан ук башланырга тиештер шул ул ,туган телең белән горурлану.Менә шул турыда сөйлисе килә.

 Татарның бит әле аның җан-тәне белән туган теленә бирелгәне дә “Мин-татармын” дип күкрәк какмый.Сабырлык,гадилек ,тышка бәреп чыкмаган горурлык яши аның йөрәгендә.

  “Гореф-гадәтләрне онытып бетердек”- дигән белән килешмим.Яши бит алар,һәрвакыт безнең белән бергә.Авылларда яши.Авылыгызны ташлап каядыр киткәнсез икән, ”Туган тел бетә!” дип кычкырып йөрүегездән ни мәгънә?  Бәлки менә шул чыгып киткәндә үк туган телнең агачының бер яфрагы коелып төшкәндер.Яныңда йөгереп йөргән оныкларының башка телдә аралашуы да шуннандыр.Бәлки...

  Сүз башым бит Шүрәле ,дигәндәй...Татар халык җырларыбыз ,биюләребез –кичәләребезнең бизәге.Язучыларыбызның мәгънәле,күңелгә якын шигырьләре,әсәрләреннән башка бер бәйрәм дә узмый.Авылымның онытылган гореф-гадәтләрен бәйрәмнәрдә барлыйбыз. “Боз озату бәйрәме”, “Киленгә су юлы күрсәтү” йолаларын барлау,халыкка кире кайтару –шул изге эшләрдән берничәсе.Әйе  “Каз өмәләре”, Сабантуйларыбыз яши бит әле.Балага  исем кушу,никах мәҗлесләре,коръән ашлары - чын татарча, үзебезчә уза.

  Һәркем үзеннән Туган телен саклауга өлеш кертергә тиеш.Бәлки ул кечкенә генә өлештер ,тамчы ганадыр.Менә шул тамчыдан күл җыелыр.Нык тамырлы агач кебек булсын иде туган телем.Җил –давыллырга бирешмәслек.Бик нык тамырлы.