Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Ташлап китмә"

“Ташлап китмә”-китап тәкъдир итү кичәсе.

  5 мартта Иске Кырлай авыл китапханәсендә Гөлсинә Зәкиеваның “Ташлап китмә...”китабын тәкъдир итү кичәсе булды.Кичәнең кунаклары-китапның авторы ,авылдашыбыз -Зәкиева Гөлсинә Вазиховна һәм “Җидегән чишмә “ Арча  халык театры артистлары.

   Кичәбезне Арча район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов башлап җибәрде.“Җидегән чишмә” артистлары -Илдус Хәбибуллин һәм Зилә Зиннатуллина кичәбезне җыр белән бизәде, Харис Сафин ,Резеда  Гарифуллина  ”Ташлап китмә”китабыннан шигырь һәм хикәясен укыдылар.     Режиссер Рафис  Сәләхетдинов, 30 елдан артык Арча халык театрында уйнаган,кызыклы образлар тудырган артистканың уйнаган рольләрен барлап,аның иҗаты турында сораулар бирде,иң күп җавап бирүчеләрне бүләкләде.

   Китаптагы һәр образ безгә якын,чөнки  автор шушы авылда туып үскән кеше буларак,әсәрләрнең геройлары итеп авылдашларын сайлаган.Китап укчылар китапны шуңа күрәме ,аерым бер кызыксыну белән кабул итте,яратып укый.

  “Без сезнең белән,чын күңелебездән горурланабыз,китапны чыгаруга булышкан-автор белән китап укучы арасына күпер салучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез,иҗади уңышлар сезгә”-дип тәмамлады үзенең сүзен,китап укучылар исеменнән чыгыш ясаган Низамиева Фәния .

    2016 ел- Россиядә кино елы.Гөлсинә Вазиховна Арча районында беренче кино авторы булып танылды. Кичә ахырында аның  әсәре буенча төшерелгән” Елый икән,елый ирләр дә  “кинофильмы күрсәтелде.