"Изге гамәлләрем барлап,гомер йомгагым сүтәм..."
Иске Кырлай авыл китапханәсендә 6- октябрь көнне “Изге гамәлләрем барлап ,гомер йомгагым сүтәм”..” дип аталган өлкәннәр көненә багышланган очрашу кичәсе уздырылды.Кичәдә өлкәннәрнең яратып укый торган китаплары турында фикер алышулар,алар уйнаган уеннарны , җырлаган җырларны искә алу белән үрелеп барды.Чәй өстәле артында узган бу очрашу өлкәннәр күңеленә дә,безнең күңелләрдә дә җылылык,яктылык өстәде.