Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Җитәкләшеп җил белән."

Җитәкләшеп җил белән...(Балалар иртәсе)

 1 июнь –халыкара балаларны яклау көненә  багышлап,китапханәдә укучылар өчен  “Җитәкләшеп җил белән...” дип аталган балалар иртәсе узды. Иртә барышында  “Балачакның иң күңелле мизгеле” рәсем конкурсы уздырылды,аңа нәтиҗәләр ясалды; Э.Шәрифуллина шигырьләрен сәнгатьле уку уздырылды,шагыйрә иҗаты турында сөйләдек,уеннар уйнадык.

  Шул ук исемдәге китап күргәзмәсенә обзор ясалды.