Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Белем үрләренә меним дисәң..."

  15 сентябрь көнне  "Укучының мәдәни көндәлеге" проекты кысаларында, китапханәбездә, "Белем үрләренә меним дисәң" дип аталган бердәм мәдәният дәресе узды. Дәрес барышында,тантаналы шартларда,алты укучыга ,мәдәни көндәлекләр  тапшырылды.Чараның максаты: туган ягыбызның тарихы,мәдәни мирасы белән таныштыру,китаплар аша республикабызның истәлекле урыннарына сәяхәт,укучыларны китапханәгә тарту.

 "Бары тик туган ягының тарихын,мәдәниятен,халкының гореф- гадәтләрен белгән һәм әлбәттә китапханәгә йөреп даими китап укыган укучы гына ,чын культуралы кеше була ала," -дип тәмамладык дәресне.