Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

Әдәби кичә "Гомерләрнең юл башы сез,хөрмәтле мөгаллимәм "

Профессиональ осталык баскычының иң югары басмасына менә алучы, заманында методик алымнарның иң нәтиҗәлеләрен кулланып, дәресләрен төгәл фән укытучысы буларак югары дәрәҗәдә өйрәтә белүче, физика-математика дигән гаять катлаулы фәннең ачы тамырлары аша тәмле җимешләрен өлгертеп, татып карарга һәм тәмен аңларга өйрәтү сәләтенә ия була алучы, үзенең укучылары белән бер тән, бер җан булып яшәп, аларның йөрәгенә үтеп керә алу бәхетенә ирешеп, анда мәңгелеккә яшәп калучы... Үзенең яраткан эшенә чын күңелдән бирелеп эшләгән, тирән белемле, киң эрудицияле, кече күңелле, олы йөрәкле,әһәмиятле бурычларны хәл итәргә башкаларны рухландыра алучы һәм үз артыннан әйдәп баручы,гыйлем диңгезенең тирәнлекләрендә йөзәргә өйрәтүче һәм фән-белем кыясының биеклекләренә менү өчен сынмас канатлар куючы мөгаллимә-Хасанова Рәшидә Файзрахмановнага багышлап "Гомерләрнең юл башы сез,хөрмәтле мөгаллимәм " -әдәби кичә уздырылды.. Президент Владимир Путин 2023 елны Россиядә укытучылар һәм остазлар елы дип игълан итте: "Укытучы һөнәре – иң әһәмиятле һөнәрләрнең берсе. Шулай ук, 2023 елда Россия педагогикасына нигез салучыларның берсе Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел. Шул уңайдан, быелгы ел безнең илдә педагогларга һәм остазларга багышланачак. Укытучы елы, остазлар елы»- диде ул үзенең чыгышында. Шушы елны башлап җибәрүне без Рәшидә ападан башларга булдык,чөнки ул авылыбыздагы укытучыларның иң өлкәне һәм дини белемнәр бирүдә дә остаз булып тора.