Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

Хәтер сәгате "Хәтер ни дияр?"

27-январь - Холокост корбаннарын,ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батырларны искә алу көне. Шул уңайдан яшүсмерләр өчен "Хәтер ни дияр?" исеме астында хәтер сәгате уздырылды.1945 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Освенцим концлагерен (хәзерге Польша территориясендә) азат итә.Үзенең вәхшилеге белән бөтен дөнья тарихына кереп калган Освенцим лагере әле дә булса тетрәндереп,җанны өшетеп ала.Мондый вәхшилекләр кабатланмасын,хәтеребез һәрчак уяу булсын.