Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Гаҗәеп гомер дисбесе"

15 март көнне китапханәбездә "Гаҗәеп гомер дисбесе" -дип аталган әдәби кунакханә уздырылды.Әдәби кунакханәбезнең кунаклары- Рәшидә абыстай Исхакыйның кызлары һәм китап укучыларыбыз.Күренекле якташларыбызга багышланган чираттагы кичәләребезнең берсе булган бу кичәбез- Рәшидә абыстайның "Яшәү мәгънәсе" китабы буенча уздырылды.2021 ел Татарстаныбызда Туган телләр  һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Кичәнең быелга туры килүе дә бер изге вакыйга. Максатлар бер үк : безнең сөйләгән сүзләребез эш-гамәлләребез хәерле булырга тиеш. Ана телен камил белүче,милли рухлы,күркәмлеге белән аерылып торган зыялы бер вәкиле булган бит авылдашыбыз Рәшидә абыстай да.Изге ният,изге дога,изге теләк,изге гамәл- болар барысы аның энҗе-мәрҗәннән торган гаҗәеп гомер дисбесенә төзелгән.Рәшидә Исхакыйның “Яшәү мәгънәсе” китабын  тулысы белән укып чыгарга тәкъдим итәбез.Укы,уйлан.Дөньяда ни өчен яшәвең,үзеңнән соң җирдә нинди эз калачагын,кылган гамәлләреңнең нинди бәя алачагы турында фикерлә...