Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Ярдәмләшеп,телләр бер -берсендә,тапсын фәкать кардәш,туганлык"

Республиканың күпмилләтле халыклары бердәмлеге мәсьәләсенә зур игътибар биреп, 2021 ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.Шул уңайдан китапханәбездә китап күргәзмәсе төзелеп тәкъдир ителде,чаралар уздырыла.Бүгенге әдәби сәгатебез "Ярдәмләшеп,телләр бер -берсендә,тапсын фәкать кардәш,туганлык" дип аталды.Кичәбездә туган телгә багышланган шигырләрне укыдык,тел буенча мәглүмат алып була торган китапларга күзәтү уздырдык.