Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Кәҗә,сарык һәм башкалар"

28 ноябрь  көнне, “Мәктәп сәхнәсе өчен пьесалар” китабы буенча әдәби кичә уздырылды.Бу җыентыкта,мәктәп сәхнәсендә куяр өчен гыйбрәтле,хикмәтле,шаян драма әсәрләре тупланган.Сертотмас үрдәкнең ничек исән калуын,Су анасы белән Шүрәленең мәхәббәт тарихын,практикант кыз Алиянең укучыларга онытылмас сабак бирүе турында беләсегез килсә,җыентык сезнең өчен!  Китап укучыларны китап укуга тартуда  иң кызыксындыргыч алымнарның берсе-әлбәттә китаптагы әсәрне сәхнәләштерү. Шуны истә тотып, “Мәктәп сәхнәсе өчен пьесалар” китабыннан ,Илгиз Зәйниевның “Кәҗә,сарык һәм башкалар” комедиясен сәхнәләштердек. Сәхнәнең бөтен нечкәлекләрен белеп язылган әлеге әсәрдә,җор теллелек бик югары дәрәҗәдә.Габдулла Тукайның бөтен әкиятләреннән килеп кергән каһарманнар,аларның бер-берсе белән аралашуы караучыда зур кызыксыну уятты.Төп каһарманнар-Кәҗә белән Сарык. Сюжеты һәркемгә мәгълүм булса да,сәер эпизодик геройларның арага килеп керүе,балаларның күптәнге хыялы булган Шүрәле һәм Су анасын кавыштыру,әллә каян килеп кергән күк сыер,кызыклы шәкерт Акбайның мактанчыклыгы аерым бер төсмер бирә.

  Әсәр китап укучыларга дуслыкның кадерен белергә өйрәтә,кешедәге үз-үзеңне генә ярату,артык горур булу кебек тискәре сыйфатларның аянычлы нәтиҗәләргә китергәнен Күк Сыер мисалында аңлата,балаларны ярдәмчел булырга,батыр булырга өнди.

  Бөек язучыбыз Габдулла Тукай иҗатына матур сәяхәт булды.