Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Мәхәббәтнең юлы күктән үтә,кыр казлары белән янәшә"

Гаилә...Шатлыклар,куанычлар,көенечләр. Сөенечне бөтен дөньяга кычкырырдай вакытлар да,авырлыклардан сыгылып  килгән чаклар да-барысы да сыйган бу сүзгә.Менә шуларның барысын да парлы иңнәрдә күтәреп, тормыш юлын бергә атлап ,тигез картлыкка барып җитә алган үрнәк гаиләләребез күп җирлегебездә.Иске Иябаш авылыннан Павловлар гаиләсе әнә шундыйлардан.Быел аларның бергә гомер итә башлауларына 40 ел.Китап укырга яраткан бу гаилә,мәдәни чараларда да актив катнаша.Гаилә көне белән сезне,барлык китап укучыларыбыз!