"Әнкәйләрнең олы йөрәгенә,яхшылыкның сыйган бары да"
Әни,әнием,бәгырь кисәгем! "Әниләрнең бөеклеген яши-яши аңлыйбыз"-дип язган яраткан шагыйребез.Күпме генә матур шигырьләр,күпме матур җырлар иҗат ителгән алар турында."Әниеңне күтәреп Мәккәгә алып барып кайтсаң да,аның алдындагы бурычларыңны үтәп бетерә алмассың" -дигән әйтем дә бар.Без дә,әдәби -музыкаль кунакханәбездә, әниләребезгә булган барлык җылы хисләребездән үрелгән бәйрәм бүләк иттек.