Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Яшәү дәрте бездә сүнмәгән"

Авыл җирлекләре арасында “Яшәү дәрте бездә сүнмәгән” район бәйгесенең чираттагы этабы Түбән Мәтәскә авыл мәдәният йортында узды.Безнең китапханәбездән иң актив китап укучыларыбызның берсе –Илдар Фалванович Давлетбаев катнашты. Авылдашыбыз,туган якның тарихын,истәлекле вакыйгаларын,гореф-гадәтләрен күрсәтеп,үзенчәлекле итеп чыгыш ясады.