Старо-Кырлайская сельская библиотека - филиал № 37

"Тукай юлы-Путь Тукая"

"Тукай юлы - Путь Тукая" проекты тулы көченә эшли башлады. Әлеге юлдан инде күп кенә фән эшлеклеләре, галимнәр, сәяхәтчеләр белән беррәттән, яшьләр, чит ил туристлары да узды.

   13 нче сентябрь көнне, чираттагы төркем стартны Иске Кырлай мәктәбеннән алды. Әлеге группага Арча районының иң алдынгы балалар, укучылар оешмалары тупланган. Мәктәп алдындагы тантаналы линейкада Җиңү волонтерлары, СМС -Дети, Юнармия, РДШ оешмаларына хәерле юл теләп, Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Гарифҗанов Рамил Илгиз улы, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Мухамадияров Рамил Данил улы һәм Иске Кырлайлылар озатып калды. . "Тукай юлы-Путь Тукая" туристлык маршрутыннан киләчәктә дә кеше өзелмәсен. Без үз чиратыбызда кунакларны якты йөз белән каршы алырга, татар авылларының мохитен һәм гореф-гадәтләре белән таныштырырга әзер булырбыз.