Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Гаиләм-алтын баганам"

15 нче май-Халыкара гаилә көне.Шул уңайдан Иске-Кенәр китапханәсендә "Гаиләм-алтын баганам" исеме астында китап күргәзмәсе булдырылды.Иске Кенәр авылында да матур,үрнәк гаиләләр бихисап.Аларның күбесе тормыш юлыннан гомер буе матур итеп атлаучылар,пар канатлы,бер-берсенә кайгыртып ,яратып эндәшүче матур гаиләләр .Мәсәлән:-Фаттаховлар,Сафаровлар,Муллагалиевлар,Тухватуллиннар,Валиевлар,Галиевлар гаиләләре.Һәр гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез,илебездә тынычлык булса иде.