Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Китап тормыш көзгесе"

2 нче апрель -Халыкара балалар китабы көне.Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы,тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора.Китап укып үскән баланың күңеле чиста,уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.Балалар китабы көне бик күп балалар китабы выторы,әкиятче Г.Х.Андерсен белән бәйле.Бу бәйрәмне 1967 нче елдан алып,Андерсен туган көндә бөтен дөнъя бәйрәм итә.Шул уңайдан Печмәнтау башлангыч мәктәбендә Иске Кенәр китапханәчесе белән берлектә "Китап тормыш көзгесе "исеме астында китапханә дәресе үткәрелде.