Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Һөнәрле кеше бай кеше"

2019 нчы ел-"эшче һөнәрләр елы"дип игълан ителде.Шул уңайдан Иске Кенәр китапханәчесе "һөнәрле кеше бай кеше " исеме астында Печмәнтау авылы  Магсумовлар гаиләсендә пешекче-кондитер,товаровед-эксперт һөнәрен сайлаган студент-кызлар белән очрашу кичәсе үткәрде.Һөнәрле кеше бай кеше -ди халык.Бу кичәдә тортлар пешерергә яратучы Рашитова Диләрә студент кызларга эшче һөнәрләр елына багышлап тәмле торт пешереп күрсәтте,торт пешерүнең нечкәлекләре хакында сөйләде.Диләрә торт пешерергә курсларда укып сертификат алган.Ул торт пешерүнең өстәмә керем чыганагы булуы да,торт пешерергә яратуы хакында да сөйләп үтте.Әйе, чыннан да- яратып эшләгән эш куаныч китерә диелгән халык мәкалендә дә.