Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

“Исәнләшү күркәм гадәт”

     11 нче ноябрь көнне Печмәнтау башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә “Исәнләшү күркәм гадәт” дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Әлеге дәрестә без исәнләшү сүзләре, исәнләшүнең төрләре белән таныштык. Мәсәлән исәнләшү сүзләре: исәнмесез, сәлам, әссәламегаләйкүм, нихәл, саумысыз һәм башкалар. Иссәнләшүнең бет төре – укучылар сыйныф бүлмәсендә укытучыны урыннарыннан торып каршы алдылар, ир бала укучылар бер-берсе белән кул кысышып исәнләштеләр.

“Исәнмесез!”  - дип әйтү тылсымлы көчкә ия. Без исәнләшеп, бер-беребезгә игътибарыбызны белдерәбез, исәнлек-саулык телибез. Шуны да онытмаска кирәк: сәламне кабул итеп алучы кеше дә җавап сәламе кайтарырга, үзенең хөрмәтен, рәхмәтен аңлатырга тиеш.

Укучыларга өлкәннәр белән үзең башлап исәнләшү кирәклеген аңлатылды. Дәресебез бик күңелле узды.