Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

Һәр битендә сөенеч

1 сентябрь көнне Печмәнтау башлангыч мәктәбендә сүзлекләр, энциклопедияләр көне уңаеннан "Һәр битендә сөенеч" дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрелде. Укучылар өчен "Сүзлекләр иленә сәяхәт" дип аталган күргәзмә ясап куйдым һәм сүзлекләр турында мәгълүмәт бирдем. Татарча-русча кеше исемнәре һәм фамилияләре сүзлеге белән аерым танышып чыктык. Исемнең татарча-русча язылышын укыдык. Мәсәлән: Гөлнур - Гульнур, Әфзәлов - Афзалов. Укучыларга бу сүзләрнең бугнге көндә яңа документлар эшләгәндә, исем сайлаганда куллану өчен чыгарылганын аңлаттым. Сүзлекләргә багышланган китапханә дәресе балаларга бик ошады.