Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Балачактагы Сабантуй - күңелләрдә калачак"

           30 нчы июнь көнне Иске-Кенәр авылында укытучы Фәнзия Авзаловна, бригадир Азат Абдуллович һәм мин Иске-Кенәр китапханәчесе белән берлектә балалар өчен “Балачактагы сабантуй-куңелләрдә калачак” дип исемләнгән  сабантуй бәйрәме оештырылды.Матур итеп бизәлгән мәйданда балалар рәхәтләнеп уйнадылар,жырладылар,төрледән-төрле ярышларда катнаштылар.Чулмәк тә ваттылар,кашыкта йомырка да ташыдылар,капчык киеп тә йөгерделәр,жәяуле йөгерештә дә катнаштылар.Балалар белән беррәттән авыл халкы да бәйрәм итте,сабан туйга дип кайткан кунаклар да читтә калмады.Һәрбер катнашучыга буләкләр бирелде,соңыннан бергәләшеп бар халык узебезнең татар халык көйләренә рәхәтләнеп биеделәр.Һәркем исән-сау булып алдагы елларда да сабантуйларны курергә язсын дигән теләктә калабыз.