Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Ага чишмә челтер-челтер"

Төбәгебезнең яме¸жирнең жаны булган кебек чишмәбез барыбызга да якын ,кадерле.Салкын чишмә суы авылның иң кадерле сыйларыннан санала.Чишмәләр гасырлар буена ничәмә-ничә буын кешеләргә яшәр өчен көч һәм сихәт биреп тора.Һәр чишмәнең уз моңы,уз агышы,уз юлы,уз тарихы бар.Һәрвакыт хәрәкәттә булган чишмәләребезгә багышлап куп кенә жырлар,шигырьләр ижат ителгән.Без Печмәнтау башлангыч мәктәбе укучылары белән чишмәгә сәяхәт иттек,аның салкын суларын эчтек.Балалар чишмәгә багышланган шигырьләр сөйләделәр,табышмакларга жаваплар таптылар.Соңыннаң балалар белән төрле кызыклы уеннар уйнадык. Балаларга чишмәләрнең кадерен белергә,чисталыкны сакларга,чишмәләребезгә,табигатебезгә игтибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәклеген аңлаттым.Чишмәбезгә булган сәяхәт балаларга бик ошады.