Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Һәрвакыт булсын кояш!"

          Жәйнең беренче көне-балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур туземсезлек белән көтеп ала. Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап билгеләп утелә.Иске Кенәр китапханәсендә дә бәйрәм уңаеннан “Һәрвакыт булсын кояш “дип исемләнгән шигырь  бәйрәме уткәрелде. Балалар узләренең шигырьләрен сөйләделәр,куңелле уеннар уйнадык. Узем балаларга Мансур Сафинның “Сербакчага сәяхәт “китабыннан табышмаклар укыдым, алар жавапларын таптылар. Бергәләшеп балалар белән “Һәрвакыт булсын кояш" жырын жырладык, ә соңыннан тәмле конфет-печеньелар белән чәй эчтек. Бәйрәм балаларга бик ошады һәм алар узләренең яраткан китапларын сайлап алдылар.