Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

Уку йортлары сезне чакыра

     Мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре. Иске Ашыт гомуми белем бирү мәктәбендә дә сонгы кыңгырау бәйрәме үткәрелде. Ямьле дә, ямансу да көннәр иде бу, сөенечле дә, җаваплы да мизгелләр. Алда – имтиханнар һәм бөтенләй икенче тормыш. Чыгарылыш укучыларына уку йортлары белән таныштырылды, аларга китаплар тәкъдим ителде. Сыйныф җитәкчесе, укучылар һәм әти-әниләр балаларны бәйрәм белән котладылар һәм имтиханнарны уңышлы, яхшы билгеләргә бирүләрен теләп калдылар. Бәйрәм бик күңелле узды, 100ләп кеше катнашты.