Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

Тукай безнең кунелләрдә

      Апрель ае – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган ае, шигьрият ае. Буген без Иске Кенәр Китапханәсендә башлангыч сйныф укучылары белән “Тукай безнең куңелләрдә” дип исемләнгән Тукайның туган көнең бәйрәм итәргә җыелдык. Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, әкиятләрен тыңладык, бергәләп “Туган тел” жырын жырладык. “Су анасы” әкияте буенча анализ ясадык, кеше әйберен урламаска кирәклеген аңладык. Бу бәйрәмнең максаты – балаларда татар халкының бөек шагыйре турындагы белемнәрен кинәйтүне дәвам итү, аның әкиятләре, жырлары аша кешелеклелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләләү, урлашмаска, табигатьне яратырга өйрәтү. Тукай безнең куңелләрдә яши һәм яшәр.