Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Яз кояшыдай җылы карашың"

 







5 нче март көнне  Иске Кенәр авыл китапханәсендә хатын-кызлар көненә багышланган "Яз кояшыдай җылы карашың" исеме астында бәйрәм кичәсе уткәрелде .Китапханәче барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән котлап изге теләкләрен җиткерде,аларга багышлап матур җырлар җырлады,мәкальләр әйтте.Бәйрәм кичәсендә әниләребез бик теләп уеннарда катнаштылар,Закирова Равия апа әзе яраткан җырларын бүләк итте.Бәйрәм кичәсенә Иске Ашыт авыл китапханәчесе Гөлнара Нуретдиновна да чакырулы иде ,ул әниләребез хөрмәтенә яраткан җурналыбыз "Сөембикә"журналыннан  тормыш вакыйгаларына бай булган өзекләр тәкъдим итте,шигырьләр укыды.Китапханәдә "Булганнан бар да була" исеме астында әниләребезнең  үз куллары белән бәйләгән кул  эшләреннән торган күргәзмә булдырылды,катнашучылар күргәзмә белән дә таныштылар.Әниләребез бәйрәм кичәсеннән бик канәгат булып киттеләр,барысы 10 кеше катнашты.