Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Халкыбызның мәшһүр җырчысы"

Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам Шакировка 85 яшь.Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров татар җыр сәнгатендә иң күренекле,иң атаклы,үз җырлау манерасы,үз мәктәбе,үз юлы булган җырчыбыз.Аның башкаруында халкыбызның теләсә кайсы җыры да гаҗәеп бер үзенчәлек,моң,аһәң белән яңгырый.Илһам Шакиров  иҗатында ,татар халык җырлары белән беррәттән.татар композиторларының  әсәрләре һәм эстрада җырлары да урын ала.Ул үзе иҗат иткән "Гөлмәрьям","Сәлам сезгә","Идел буе каеннары" кебек үзенчәлекле җырлар тиз арада халык тарафыннан яратып кабул ителделәр.Җырчыбызның юбилее хөрмәтенә китапханәдә  китап күргәзмәсе булдырылды,китап укучыларны аның иҗаты белән таныштырылды.