Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Йөрәк яралары төзәлми"

2020 нче елның 15 нче февралендә-соңгы совет сугышчысы Әфганистан чиген атлап чыкканга 31 ел булды.15 нче февраль көнне Иске Кенәр авыл китапханәсендә шушы датага багышланган хәтер сәгате үткәрелде,"Йөрәк яралары төзәлми"дип исемләнгән китап күргәзмәсе булдырылды.Иске Ашыт мәдәният йортында безнең җирлектәге әфганчы егетләребез Садиров Васил  һәм Гарипов Хәнифләр белән очрашу кичәсе үткәрелде.Алар үзләренең әфган җирендә күргәннәрен,ил алдындагы бурычларын намус белән үтәүләре хакында сөйләделәр.Алар өчен укучылар матур җырлар,шигырьләр сөйләделәр,дәртле биюләрен башкардылар.Бу сугыш илебез тарихына канлы хәрефләр белән мәңгегә язылып,солдатларның Ватанга тугрылык,намус үрнәге булып,хәтерләрдә мәңге сакланыр.Бу чарада   50 кеше катнашты.