Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Кулъяулыгым чигүле"

Иске Кенәр авыл китапханәсендә "Ак калфак "оешмасы эшләп килә."Ак калфак " иҗтимагый оешмасы милли гореф-гадәтләрне,халык бәйрәмнәрен,кул эшләрен яңарта.Шул максат белән китапханәдә 5-6 сыйныф укучылары катнашында "Кулъяулыгым чигүле "дип исемләнгән чара үткәрелде,китап күргәзмәсе булдырылды.Шулай ук күргәзмәгә чиккән кулъяулыклар,сөлгеләр куйдым.Укучы балаларны тегү-чигү серләре белән таныштырдым,ак тасмага чигү үрнәкләре сызып,чигеп күрсәттем.Бу чара балаларга бик ошады,алар үзләренә укырга китаплар сайлап алдылар.