Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Китапка яңа сулыш бирик"

Иске Кенәр авыл китапханәсендә 4 нче январь көнне  "Китапка яңа сулыш бирик" исемле чара үткәрелде .Әлеге чарага  китап сөюче балалар чакырылды.Балаларны китапханәче китапны куллану кагыйдәләре белән таныштырды,укучылар белән китапка багышлап мәкальләр,табышмаклар әйтелде,шигырьләр сөйләделәр.Соңыннан китап докторлары белән тузган,таушалган 20 китапка беренче ярдәм күрсәтелде.Бу чарада балалар бик теләп катнаштылар,барысы 10 кеше катнашты.