Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Хуш киләсең яңа ел"

31 нче декабрь көнне Печмәнтау авылында урамда  "Хуш киләсең яңа ел "дип аталган чыршы бәйрәме үткәрелде. Авылыбызда мәдәният йорты булмаса да төшенкелеккә бирелмәдек,авыл уртасына елка куеп чыршы бәйрәме үткәрдек-балалар,яшьләр,авыл халкы сәгать уклары уникене сукканчы чыршы янында бәйрәм итте.Бәйрәмне мин китапханәче һәм авылның башлангыч сыйныф укытучысы белән бергәләп оештырылды.Балалар шигырьләрен сөйләделәр,елка әйләнәсендә җырлар да җырладык,бәйрәмебезгә Кыш Бабай белән Кар Кызы да килде,Яңа Ел үзенең матур теләкләрен җиткерде.Бәйрәмне үткәрү өчен спонсорлар ярдәм итте,катнашучы һәр кеше бүләксез дә калмады.Чыршы бәйрәмендә төрле кызыклы уеннар уйнадылар,үзебезчә,чын татарча биеделәр,җиңүчеләргә бүләкләр бирелде.Бу бәйрәм бик күңелле һәм тыныч үтте,барысы 100 кеше катнашты.