Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Мәүлид бәйрәме мөбәрәк булсын"

1 нче декабрь көнне Печмәнтау авылының "Хәниф" мәчетендә мөселман дин кардәшләр белән олы бәйрәмнәрнең берсе булган  Мәүлид кичәсе үткәрелде.Бу кичә Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне булу сәбәпле ,мөбәрәк көн исәпләнә.Кичәне мин китапханәче алып бардым,бу кичәнең саваплары һәм әһәмияте хакында сөйләдем.Катнашучыларга  дини табышмаклар буенча сораулар бирелде,алар җавапларын әйттеләр.Кичәбездә авылыбызда туып-үсеп,хәзерге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Кадрия апа,авылыбызның абыстае Фагилә апалар да катнашты .Бу кичәдә салаватлар,зекерләр әйтелде,төрле вәгазләр тыңланды,хәер өләшенде.Мәүлид кичәсе ул-Раббыбыз һәм аның рәсүленә карата ихласлылыгыбызны күрсәтә,иманыбызны ,бер-беребезгә карата кардәшлек хисләрен ныгыта.Кичәдә 20 кеше катнашты.