Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Ягез әле әниләр"

Печмәнтау башлангыч мәктәбендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде.Китапханәче мәктәпкә әниләр һәм укучылар өчен китаплар алып килде, китап күргәзмәсе булдырылды."Ягез әле Әниләр" бәйгесендә әниләребез төрле уеннарда катнаштылар,викторина сорауларына җаваплар таптылар,укучы балалар әниләре хөрмәтенә матур җырлар җырладылар,шигырьләр сөйләделәр.Кичә ахырында үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.Бу кичәдә 10 кеше катнашты.