Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Чиккән сөлге күңелем көзгесе"

Нинди генә сәнгать төре,нинди генә кул эшләре юк татар халкында.Шуның иң күркәме -чигү.Чигүнең бик күп төрләре бар-кулъяулык чигү,сөлге чигү,япмалар чигү.Бигрәк тә сөлге чигү популяр саналган.Сөлгеләрне Сабантуйларда колга башына элгәннәр,җиңүче  батырларның җилкәсенә салганнар,чиккән сөлгеләр өйләрне ямьләндереп торган."Сөлгедә халыкның күңел җылысы,милли йөзе"дигән гыйбарәләр юкка гына әйтелмәгән.Сәнгать төне кысаларында Иске Кенәр китапханәсендә укучы балалар белән "Чиккән сөлге күңелем көзгесе"дип исемләнгән чара үткәрелде.