Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Алма бит ул түгәрәк"

1 нче октябрь көнне Печмәнтау башлангыч мәктәбендә "Алма бит ул түгәрәк" дип исемләнгән алма бәйрәме үткәрелде.Бәйрәм кичәсендә укучылар алма турында табышмаклар ,мәкальләр әйттеләр,алма сортларын санадылар,алма турында җырлар җырладылар, кем җитезрәк уенында катнаштылар.Алмага шырпы кадап әниләренә әйтә торган матур сүзләр әйтү буенча да ярыш булды ,җиңүчегә бүләк бирелде.3 нче сыйныф укучысы Айгөл Магсумова Роберт Миңнуллинның "Дөнъядагы иң зур алма "шигырен яттан сөйләп күрсәтте.Чара ахырында балаларга алмалар өләшенде,пешекче апалары алма пирогы белән чәй эчерде.Бу кичә балаларга бик ошады.