Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн күрмәс"

2019 нчы ел -Татарстанда эшче һөнәрләр елы буларак билгеләп үтелә .Шул уңайдан 6 нчы сентябярь көнне Печмәнтау башлангыч мәктәбендә "Һөнәрле үлмәс,һөнәрсез көн үлмәс "исеме астында танып  белү сәгате үткәрелде .Башлангыч сыйныф мәктәбендә пешекче булып эшләүче Сабирова Нурсидә үз һөнәренең серләре белән таныштырды,пешекче хезмәтенең кирәкле һөнәр булуы турында сөйләде,соңыннан балаларны  ул үзе пешергән алма пирогы белән сыйлады.