Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"Авылымда гөрли Сабантуйлары"

Татар дөнъясын милли бәйрәмебез Сабан туеннан башка күз алдына китереп булмый.7 нче июнь көнне Печмәнтау  һәм Иске Кенәр авылларында укытучы,китапханәче һәм авыл бригадасы җитәкчеләре белән берлектә балалар өчен Сабан туе бәйрәме оештырылды.Балалар төрле уеннарда катнаштылар,биеде-җырладылар,ярышларда бик теләп катнаштылар,катнашучы һәр бала бүләксез калмады.Балалар Сабан туе бик күңелле узды.