Старо-Кинерская сельская библиотека - филиал № 36

"1 июнь-балаларны яклау көне"

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне.Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч тормыш,яраткан туган җир,гаилә җылычы,күңелле балачак кирәк.Балаларны наз һәм шәфкатьтә тәрбияләү,аларны тормыш авырлыкларыннан,җәбер-золымнардан саклау-һәр гаиләнең изге бурычы.Балаларыбызның ышанычын югалтмыйк,аларны тагын да бәхетлерәк итәргә омтылыйк.Балаларны яклау көне уңаеннан Иске-Кенәр китапханәчесе Печмәнтауның балалар уен мәйданчыгында балалар өчен бәйрәм кичәсе оештырды.Төрле уеннан уйнадылар,ярышларда катнаштылар,биеделәр һәм җырладылар.Сабантуй журналының юбилее хөрмәтенә "Сабантуй"журналыннан әкиятләр,шигырьләрне кычкырып укыдылар.Бәйрәмдә әти -әниләр дә бик теләп катнашты,балаларга җылы киңәшләрен бирделәр.Бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте