Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

""Ак чәчәкләр" бездә кунакта".

   18 май көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә ““Ак чәчәкләр” бездә кунакта” исемле очрашу кичәсе булып үтте. Кичәдә Иске Ашыт авылы фельдшеры Гадения Файзрахманова, Ташкичү авылы фельдшеры  Гөлинә Бариева һәм 8,9 сыйныф укучылары катнашты.

9 сыйныф укучыларының санаулы уку көннәре калды. Алда юллар,  кайсын сайларга? Шул уңайдан укучылар белән һөнәрләр турында, аеруча табиб һөнәре турында тирәнтен фикер алыштык.