Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Матур әдәбиятта гаилә темасы"

   Матур гаилә корып, бәхетле булу өчен нәрсә кирәк? 

14 апрель көнне Иске Ашыт авыл китапханәсендә “Матур әдәбиятта гаилә темасы” исемле түгәрәк өстәл үткәрелде. Китап укырга яратучыларга З.Кадырова, М. Маликова, Г. Галимуллина һәм башка китаплардан төзелгән күргәзмә тәкъдим ителде. Катнашучылар үзләренең яраткан китапларыннан гаилә темасын чагылдырган өзекләрне укып күрсәттеләр, үзара фикер алыштылар. Китапханәче гаилә темасына кагылышлы мәкаләләр укыды, мәкальләр әйтте, презентация күрсәтте. “Тәрбия баскычлары” дискысыннан өзекләр күрсәтеп үтте. Барыбыз бер фикердә яшәсен гаиләдә татулык, булмасын ятимлек, яшәсен тигезлек, дигән фикердә әңгәмәбезне  тәмамладык.