Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Балаларга сугыш турында укыйбыз" (Акция)

    Тиздән, без яшь буынга тыныч тормыш бүләк иткән хөрмәтлеләребез-сугыш һәм тыл ветераннарын олылау көне якынлаша. Бу тарафтан, 6 нчы май көнне Иске Ашыт авыл  китапханәсендә “Балаларга сугыш турында “ исемле чара үткәрелде. Укучыларны китап күргәзмәсе, ветераннар тупланмасы булдырылган  альбомнар белән таныштырдык.  Г. Галиевның “Разведчик Рахматуллин” хикәясенең кыскача эчтәлеге белән таныштык, М.Җәлилнең "Кызыл ромашка", "Бүре" һәм "Вәхшәт", «Ана бәйрәме”, Г. Шакированың “Сугыш заманында”, Г. Вахитованың үзе язган “Сәрбиҗамал әби” шигырьләре яттан сөйләнделәр.

 Бер минутка тын калып, яу кырында башларын салган, безгә тыныч язлар бүләк иткән батырларны да искә алдык. Күргәзмәгә куелган китаплар, рәсемнәр дә читтә калмады, һәр сөйләгәнгә үзләренең фикерләрен җиткереп, белгәннәре белән дә бик теләп уртаклаштылар.