Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Без биш бала үстек..."

   1 май көнне Иске Ашыт мәдәният йортында “Ныклы гаилә”республика проекты кысаларында авыл җирлекләре арасында үткән “Гаҗәеп әби – 2019 район бәйгесендә 2 урынны алган Камилә апа Шәймәрдәнова һәм аның гаиләсе ( 5 кызы һәм оныклары) белән бик күңелле очрашу кичәсе булып үтте. Камилә апа турында бик күп сөйләргә була. Әмма якын – тирә авылларда аны белмәгән кеше юктыр. Бәйләү, чигү, тегү, җырлау, күп итеп каз үстерү дисеңме... Бәйрәм көнне Камилә апа һәм аның кызлары искиткеч моңлы тавышлары белән барыбызны таң калдырды. Кияүләр өздереп гармунда уйнаса, кызлар бик матур итеп җыр суздылар. Авылыбыз халкын язгы эш мәшәкатьләреннән арындырып ял иттерүләре өчен бик зур рәхмәт аларга.