Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

""Мосафир" Гафур" (Түгәрәк өстәл)

   Театр елы уңаеннан, 18 апрель көнне китапханәдә 7-8 сыйныф укучылары белән якташыбыз, драматург, режиссер, актер  Г. Каюмов иҗаты белән таныштык. Аның тормыш юлын, иҗатын, уйнаган, сәхнәгә куйган рольләре турында белдек. Видеоязмалар карадык, Г. Каюмовның аянычлы үлеме турындагы “Арча хәбәрләре” газетасында басылып чыккан мәкалә белән таныштык. Быел март аенда Г. Каюмовка 60 яшь булган булыр иде. Укучыларга “Зөләйха” фильмыннан өзекләр аеруча ошады, монда Г. Каюмов төп рольне Сәлимҗан ролен аеруча оста башкара. Шушындый талантлы якташыбызны югалту бик кызганыч.