Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

"Бик теләсәң, космоска очарга мөмкин…" (Мастер - класс)

    Космоска очу өчен безгә ракеталар кирәк булды. Бакча балалары белән мастер – класс үткәрдек, шаблоннар буенча аппликация ясадык. Балалар бөтен тырышлыкларын куеп эшләделәр, бик матур ракеталар килеп чыкты. Ясаган ракеталарыбыз белән сәяхәткә чыктык: космос турында әңгәмә үткәрдек, космонавтлар булып уйнадык, китаплар карадык, “космонавтның иртәнге ашы”н ашадык. Сәяхәтебез балаларга бик ошады һәм файдалы булды.