Старо-Ашитская сельская библиотека - филиал № 35

К. Идрисова "Аккошлар илендә" китабы.

   8 апрель көнне башлангыч сыйныф укучылары белән К. Идрисованың “Аккошлар илендә” китабына күзәтү ясадык. Укучыларның күбесе бу китап белән таныш икән. Шуңа күрә дәресебез җанлы төстә дәвам итте. Китап укучылар язган әкиятләрдән төзелгән һәм һәрбер әкияткә карата рәсем ясалган булуы, китапның гадилеге белән үзенә тартып тора. Укучылар белән берничә әкиятне укып чыктык. Әмма безгә аеруча “Замана машинасы” исемле әкият күбрәк ошады. Бу әкият безне вакытны төгәл бүлергә өйрәтә, компьютер каршында озак утыруның зарары турында кисәтә. Балаларга өй эше итеп әкият язарга һәм үз әкиятләренә карата рәсем ясарга кушылды.